Махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм күрсәтү дәвам итә.
Агымдагы елның 6 декабрендә Чукмарлы авылында оештырылган хәйрия концерты да шул максатларда иде. Җәлил поселогы мәдәният сарае каршында эшләп килүче Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Нәвия Гатиятуллина җитәкчелегендәге "Дуслык" ансамбле һәм иҗатташ дуслары Дилүс Гомәров, Резедә Хөсәенова катнашында узган чараны тамашачылар бик ошаттылар. Ул югары дәрәҗәдә үтте. Авыл халкы да, бердәм булып, оешып, хәйриялек эшенә үз өлешләрен кертте. Концерттан кергән 15 мең сум акча «Сарман фронту» фондына тапшырылды.
Нет комментариев