САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Чукмарлы егете Айназ Хәбибуллин хәрби хезмәттә үзен яхшы яктан гына күрсәтә

"Чукмарлы авылыннан Айназ Бәгъдәр улы Хәбибуллинның хәрби хезмәткә алынуына әле өч кенә ай. Шулай да ул инде үзен бары тик яхшы яктан гына танытырга өлгерде. Айназ өлкән төзәүче булып хезмәт итә. Тәртипле, тырыш. Үзенә йөкләнгән бурычларны, бөтен тирәнлеге белән аңлап, намус белән үти; сугышчан осталыгын күтәрү өлкәсендә даими эшли. Хәрби...

"Чукмарлы авылыннан Айназ Бәгъдәр улы Хәбибуллинның хәрби хезмәткә алынуына әле өч кенә ай. Шулай да ул инде үзен бары тик яхшы яктан гына танытырга өлгерде. Айназ өлкән төзәүче булып хезмәт итә. Тәртипле, тырыш. Үзенә йөкләнгән бурычларны, бөтен тирәнлеге белән аңлап, намус белән үти; сугышчан осталыгын күтәрү өлкәсендә даими эшли. Хәрби устав таләпләрен яхшы белә, аны көндәлек хезмәтендә уңышлы куллана. Хезмәттәшләре белән дә яхшы мөгамәләдә - аны хөрмәт итәләр. Сабыр, әдәпле һәм тотнаклы. Строевой хезмәттә җыйнак, пөхтә. Инициативалы, үзанализга сәләтле", - дип хәбәр итә район хәрби комиссариатына ул хезмәт итә торган гаубицалы үзйөрешле артиллерия дивизиясе командирының шәхси состав белән эшләү буенча урынбасары Р.Мишечкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев