САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бәйрәм кайтавазы

Аллаһ кушканча Корбан бәйрәмен быел да динебез кушканча, җиренә җиткереп уздырдык. Бәйрәм көн турында хәбәр итеп, авылыбыз өстенә «Мөнәвәрә» мәчете манарасыннан азан яңгырады. Аны бик моңлы итеп Таҗетдин улы Рәкыйп әйтте. Иртәнге намазга кадәр һәркем үзенең әби-бабаларына, әти-әниләренә, кардәш-ыруларына зират кылып чыккач, тәкъбир әйтә-әйтә, мәчеткә кайттык һәм намазга бастык. Гает...

Аллаһ кушканча
Корбан бәйрәмен быел да динебез кушканча, җиренә җиткереп уздырдык. Бәйрәм көн турында хәбәр итеп, авылыбыз өстенә «Мөнәвәрә» мәчете манарасыннан азан яңгырады. Аны бик моңлы итеп Таҗетдин улы Рәкыйп әйтте. Иртәнге намазга кадәр һәркем үзенең әби-бабаларына, әти-әниләренә, кардәш-ыруларына зират кылып чыккач, тәкъбир әйтә-әйтә, мәчеткә кайттык һәм намазга бастык. Гает намазыннан соң мәчетебезнең имам-хатыйбы Разин Сәхбетдинов Диния назәрәтеннән, мөфтидән килгән котлауларны ирештерде, вәгазьләр укыды.
Әлхәмдүлилләһи, ислам диненең алга баруын өмет итеп, утызга якын йортта корбан чалдылар, ашлар уздырдылар. Авылларда бәйрәм Аллаһ кушканча, өч көн буена дәвам итте. Мәчетебезгә намазга йөрүчеләр дә көннән-көн арта. Монда имам-хатыйбыбыз Разин хәзрәтнең өлеше дә зур. Мәчет һәрвакыт ачык, чиста.
Гает намазы, вәгазьләр беткәч, шушы мәчетне торгызучы Мөнәвәрә Габделкаюм кызы рухына Ринат Сирин улы аятьләр укып, дога кылынды.
Фәнзия Яхина.
Дүсем авылы.
Олысы-кечесе
килде
Шыгайда да Корбан Гаете зурлап билгеләп үтелде. Халык аны оештыручыларга рәхмәтле калды.
«Нөркәй» агрофирмасы директоры Азат Нәҗметдинов аш өчен ит белән ярдәм итте. Ә табынны бюджет системасы хезмәткәрләре әзерләделәр. Бәйрәмне Марс һәм Наҗат хәзрәтләр башлап җибәрделәр. Аларның вәгазеннән соң сүзне ветераннар советы рәисе Нурислам Гәрәев, авыл җирлеге башлыгы Тәзбир Гәрәев алдылар, авылдашларны бәйрәм белән котладылар. Клубта әзерләнгән бәйрәм табынына авылның олысы-кечесе җыелган иде, алар аны оештыручыларга рәхмәтләрен белдерделәр.
Очрашуның икенче өлешендә 30 нчы октябрь - Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне уңаеннан чыгышлар булды. Иң элек мин бу көнне ни өчен хәтердән чыгарырга ярамавы турында сөйләдем. Ләбидә апа Рәхмәтуллина, репрессия корбаны гаиләсеннән буларак, үзләренең күргән-кичергәннәре турында сөйләде. Остабикә Илмира ул корбаннар рухына догалар багышлады.
Альфира Гайнетдинова,
авыл китапханәсе
мөдире.
Гамәлләребез
ихлас булсын
Корбан Гаете безнең Күтәмәле авылында да зурлап билгеләп үтелде. Шунысы куанычлы: соңгы елларда гарәп телен өйрәнүчеләр, мәчеткә йөрүчеләр артты. Мәчетебез дә бик күркәм. Быел аңа ремонт ясалды. Ул әллә кайдан үзенә тартып, чакырып тора. Бәйрәм көнне мәчеттә Гает намазы укылды. Авыл мулласы Ринат Әхмәтбаев Татарстан Диния назәрәтенең, район мөхтәсибәтенең, хакимият башлыгының бәйрәм котлауларын ирештерде, вәгазьләр сөйләде. Аннан соң корбан чалу йоласы башкарылды. Авылда 19 кеше корбан чалдырды. Зөфәр Арсланов улы туу хөрмәтенә корбан чалдырып, бөтен авыл халкын сыйлады. Пешекче кызлар коймак пешергәннәр, мул сыйлы бәйрәм табыны әзерләгәннәр. Гөлүсә Шәрипова Коръән сурәләре укыды.
Инде барчабызга да киләсе Корбан Гаетләрен дә күрергә насыйп булса иде, дигән теләктә калдык. Я, раббым! Дөньялыкта безгә изгелекләр эшли торган гомер бирсәң, шул изгелекләребез бәраәкәтендә ахирәттә җәннәтеңне насыйп итсәң, ут газапларыннан сакласаң иде. Әмин!
Гөлүсә Маликова,
Күтәмәле авылы
ветераннар советы
рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев