САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

“Буран әбиләре”ннән ким түгел

Питрау - керәшеннәрнең иң зур бәйрәмнәренең берсе. Мамадыш районының Җөри авылында аны быел унөченче тапкыр зурлап билгеләп үттеләр. Анда бу юлы да республиканың төрле почмакларыннан меңләгән халык катнашты. Кунакларны Мамадыш, Алабуга, Мәлки, Нагайбәк керәшеннәренең зәвыклы итеп бизәлгән өйчекләре каршы алды. Яр Чаллы шәһәренең "Гильдия мастеров" җәмгыяте директоры Л.Ламанина керәшен халык...

Питрау - керәшеннәрнең иң зур бәйрәмнәренең берсе. Мамадыш районының Җөри авылында аны быел унөченче тапкыр зурлап билгеләп үттеләр. Анда бу юлы да республиканың төрле почмакларыннан меңләгән халык катнашты.
Кунакларны Мамадыш, Алабуга, Мәлки, Нагайбәк керәшеннәренең зәвыклы итеп бизәлгән өйчекләре каршы алды. Яр Чаллы шәһәренең "Гильдия мастеров" җәмгыяте директоры Л.Ламанина керәшен халык осталары ясаган матрешкалар тәкъдим итте. Теләгән кеше милли кухняга үтте.
Концерт программасы да бай эчтәлекле иде. Аңа бик күп күренекле артистлар чакырылган. Венера Ганиева, Илназ Баһ, Георгий Ибушев, Виталий Агапов, Галина Казанцева, Зоя Борисова, Габделфәт Сафин, Резедә Кадыйрова чыгышларын халык яратып кабул итте. Күңелгә иң кереп калганы, мөгаен, "Буран әбиләре"нең "Partu for everybody" җырын татарча җырлавы булгандыр. Безнең Ләке мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Иганә" фольклор ансамбле дә алардан кимен куймады. Аларның чыгышы көчле алкышларга күмелде. Анда миңа да катнашырга туры килде. "Җырла, егет" дигән керәшен халык җыры белән мин махсус дипломга лаек булдым.
Бәйрәмдә ат чабышы да, хатын-кызлар, ир-атлар арасында кул көрәше, волейбол, катыктан акча эзләү, судан кул белән балык тоту һәм башка бик күп төрле уен-бәйгеләр дә үткәрелде.
Монда шулай ук "Керәшен чибәре" конкурсының йомгаклау өлеше дә булды. Анда безнең Ләке авылыннан Луиза Степанова да катнашты һәм уңышлы чыгыш ясады.
Күпләр, монда бер килсәң, китәсе килми, чөнки Җөридәге Питрау магнит кебек гел үзенә тартып тора, ди. Чыннан да, шулай икән. Инде Җөридәге киләсе Питрауны көтәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев