САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Больничный кәгазьләрен дистанцион рәвештә бирә башладылар

Эшкә вакытлыча яраксызлык кәгазен бирү 122 “кайнар элемтә“ хезмәте аша башкарыла.

Татарстанда электрон форматтагы эшкә вакытлыча яраксызлык (больничный) кәгазьләрен дистанцион рәвештә бирә башладылар. 

Эшкә вакытлыча яраксызлык кәгазен бирү 122 “кайнар элемтә“ хезмәте аша башкарыла. Шушы номер аша авыру билгеләре турында хәбәр итәргә кирәк. Оператор сораштыру уздырганнан соң мәгълүмат авыру теркәлгән медицина учреждениесенә тапшырыла. Шуннан соң аның хәлен ачыклау өчен участок табиб-терапевты яки фельдшер мөрәҗәгать иткән авыру белән элемтәгә керә. Мәгълүмат расланган очракта авыручыга җиде көнгә эшкә вакытлыча яраксызлык кәгазе ачыла. Ябу шулай ук дистанцион рәвештә башкарыла. Документ электрон рәвештә эш бирүчегә җибәрелә.

Шуны да истә тоту мөһим, бу ысул белән больничный кәгазьл әрен бирү хезмәт яшендәгеләргә генә кагыла. Балаларга мондый рәвештә документ бирелми.

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев