САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бүлекләр дә исәп тота

Республикада министрлыкларның коллегия утырышлары башланды. Аларда узган елдагы эшчәнлеккә анализ ясалып, киләчәккә бурычлар билгеләнә. 4 февральдә район Советында узган киңәшмәдә сүз район җирлегендәге бүлекләрнең эшчәнлеге турында барды. Башкарма комитетның гражданлык актларын теркәү бүлеге начальнигы Г.Вәлишина чыгышыннан күренгәнчә, узган ел районда 1362 акт теркәлгән. Шуларның 429ы - туу, 247е - никахлашу,...

Республикада министрлыкларның коллегия утырышлары башланды. Аларда узган елдагы эшчәнлеккә анализ ясалып, киләчәккә бурычлар билгеләнә. 4 февральдә район Советында узган киңәшмәдә сүз район җирлегендәге бүлекләрнең эшчәнлеге турында барды.
Башкарма комитетның гражданлык актларын теркәү бүлеге начальнигы Г.Вәлишина чыгышыннан күренгәнчә, узган ел районда 1362 акт теркәлгән. Шуларның 429ы - туу, 247е - никахлашу, 124е - аерылышу турында. 503 үлем очрагы теркәлгән. Гражданнар соравы буенча 2027 таныклык бирелгән, аларның 1362се беренчел булса, 665е кабат алган. 132 очракта актларга төзәтмәләр кертелгән. Бүлеккә ел дәвамында барлыгы 1143 хат кергән. Аларга вакытында җаваплар бирелгән. Узган ел архив язмаларын электрон вариантка күчерү буенча максатчан эш алып барылган, быел да ул дәвам иттереләчәк. ЗАГС бүлеге авыл җирлекләренең башкарма комитетлары белән тыгыз элемтәдә эшли. Казан юридик институты белән ЗАГС идарәсе оештырган махсус курсларда алар үз белемнәрен күтәрәләр. Район бүлеге даими рәвештә гаилә авторитетын күтәрү буенча төрле чаралар уздыра, республика күләмендәге конкурсларда катнашып, призлы урыннар яулый. Халыкка электрон хезмәт күрсәтү бүгенге көннең актуаль мәсьәләсе булып тора. Бу хезмәт башкарыла һәм дәвам иттереләчәк. Шунысын да искәртү урынлы булыр: бала тугач, ул 1 ай эчендә теркәлергә тиеш, ә кешенең вафатын өч көн эчендә теркәү зарур. Бу - закон таләбе.
Район хәрби комиссариаты начальнигы Д.Гасанов хәрби чакырылыш нәтиҗәләренә тукталды, гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү буенча Бөтенроссия конкурсы турында сөйләде. Шулай ук техник инвентаризация үткәрү бюросының район участогы җитәкчесе Г.Гыймазетдинова, статистика бүлеге җитәкчесе С.Чуркинаның чыгышлары да тыңланды. Киңәшмәне район башлыгы Нәфис Закиров алып барды. Ул һәр бүлек эшчәнлеге буенча үзенең фикерләрен әйтте, тәкъдимнәр кертте. "Без барыбыз да район халкы мәнфәгатьләрен кайгыртып эшлибез. Бу бурыч алга таба да үтәлергә тиеш, башкарылган эшнең нәтиҗәсе булсын", - диде Нәфис Касыймович һәм киләсе эш атнасына план белән таныштырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев