Өч-Өйле Саклау авылында халкыбызның борынгы аш-су традицияләрен чагылдырган җылы очрашу узды. Анда авыл мичендә коймак пешерү йоласын күрсәттеләр.
Коймак камырын элек-электән килгән рецепт буенча он, сөт, йомырка, тоз, шикәр һәм чүпрә кушып әзерләделәр. Мичне коры утын белән яхшылап якканнан соң, кабарган камырны кызган табага салып, мичтә кызартып пешерделәр.

Мичтә пешкән кайнар коймак белән самавыр чәе янындагы очрашу күңелле һәм җылы мохиттә узды. Бу матур күренеш халкыбызның кунакчыллыгын һәм милли традицияләребезгә булган ихтирамны тагын бер тапкыр чагылдырды.
Нет комментариев