Мәскәү марафоны агымдагы елның 26 сентябрендә уздырылды.
Анда райондашыбыз - танылган спортчы Фәнис Фәрхетдинов та катнашты.35 мең марафончы җитезлек, ныклык, рух көчен күрсәттеләр.
Фәнис Илгизәр улы 10 километр араны 49 минут 36 секундта үтте.
Хәзер ул 11 октябрьдә Казанда узачак Милли ярыммарафонга әзерләнә. Анда ул 21 километрга йөгерәчәк.
Нет комментариев