Нинди һөнәр яхшырак?
Авылда югары сыйныфта укучы яшьләр шактый. Киләчәктә аларның һәрберсенә бу тормышта үз юлларын табарга, җаннары, күңелләре тарткан һөнәрне сайларга кирәк. Очрашуга төрле шәһәрләрдәге уку йортларында белем алучы студентлар килде. Гөлшат Гайфуллина, Ләйсән Гайфуллина, Айрат Арсланов, Равил Сәгыйдуллин, Гөлназ Хәбибуллина үзләренең нинди белгечлек буенча белем алулары турында сөйләделәр, уку үзенчәлекләре, уңышлары...