САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Безнең спортчылар ике этапта да — чемпионнар

Бәйрәм яллары районыбызның «Ялкын» картинг-клубы спортчылары өчен уңышлы булды.

Ун картингчы 30 декабрь көнне республикабызның Баулы шәһәрендә Татарстан Республикасы көньяк-көнчыгышының 8 нче кубогына үткәрелгән ярышларның беренче этабында катнашкан иделәр. Бу ярышларда «Кадет» классында Рубин Илһаметдинов — I, Әмир Солтанов — II, «Хонда 270» классында Ислам Вагыйзов — I, «Национальный А» классында Артур Заһиров шулай ук I урыннарны яуладылар.

Безнекеләр команда зачетында да сынатмадылар. «Ялкын» пьедесталның иң югары баскычын — I урынны яулады. II урында — Баулының «Пегас», III урында Лениногорск шәһәренең «Профессионал» командалары булды.

Шушы ук спортчылар шушы ук ярышларның 6 гыйнварда республикабызның Ютазы районында Урыссу поселогында үткәрелгән икенче этабында да катнаштылар. Аларда Татарстан, Башкортостан шәһәрләре һәм районнарыннан 115 спортчы көч сынашты. "Ялкын«ның ун картингчысы әлеге ярышларда да уңыш казандылар. «Кадет» классында (9-15 яшьлекләр) Рубин Илһаметдинов — I, Әмир Солтанов — II, «Хонда 270» классында (12-15 яшьлекләр) Лиана Габдрахманова — I, Ислам Вагыйзов — II, «Национальный А» классында (15 яшьлекләр һәм аннан зурраклар) Артур Заһиров шулай ук I урыннарны алдылар. Үз төркемнәрендә узышкан абыйлы-сеңелле Рүзәл һәм Гүзәл Хәмидуллиннар, Роберт Илһаметдинов, Алмаз Мәхмүтов, Арина Гарипова да уңышлы чыгыш ясадылар.

Командалар арасында да бу юлы да «Ялкын» беренче булды. II урынны — Урыссудан «Шмель», III урынны Октябрьск шәһәреннән «Пчелка» командалары алды.

Спортчыларыбыз бүгенге көндә әлеге ярышларның 21 гыйнварда Лениногорск шәһәрендә үткәреләчәк өченче этабына әзерләнәләр. Аларга уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев