«Безнең өчен «Солдат боткасы» бик кадерле һәм тансык», – диделәр сарманлылар
Җәмгыять

«Безнең өчен «Солдат боткасы» бик кадерле һәм тансык», – диделәр сарманлылар

Быел бәйрәмдә катнашучылар өчен «солдат боткасы»н Сарман урта мәктәбе ашханәсе хезмәткәрләре әзерләгән иделәр.

Ул быел да бик мулдан булган һәм аны бүлү берничә ноктада оештырылган иде. Аны әле ачыгырга өлгермәгәннәр дә бик теләп ашадылар. Чөнки «солдат боткасы» сугышта якыннары ятып калган халык өчен гади ризык кына түгел, ә хәтер, бабаларының рухы белән очрашу да ул. Аның белән яу кырында ятып калган бабаларыбыз арасында изге бер уртаклык бар. «Ботка бик тәмле булган. Җиңү бәйрәме дә безнең өчен бик кадерле. Без дә армиядә бабаларыбыз яулап алгын тынычлыкны саклау өчен хезмәт иттек, үз өлешебезне керттек», – диләр солдат хезмәтен Германиядә үткән Расих Сәлахов, Фәрит Шәйдуллин һәм Фирдәвис Абдрахманов.

Биредә шулай ук кайнар чәй һәм күпереп пешкән тәмле икмәк белән дә сыйланырга була иде.


Нет комментариев