САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Без инде хәзер зурлар

Быел мин 5 нче сыйныфта укый башладым. Яңа укытучылар белән таныштым, яңа иптәшләр таптым. Уку - авыр да, кызыклы да. Мин яхшы укырга тырышам: начар билге алсам, беренче укытучым Хафизова Нәсимә Сәйделнас кызын борчырмын, дим. Аның күпме тырышлыгы юкка чыгар төсле. Октябрь аенда мәктәптә безне зурлар арасына кабул итү булды....

Быел мин 5 нче сыйныфта укый башладым. Яңа укытучылар белән таныштым, яңа иптәшләр таптым.

Уку - авыр да, кызыклы да. Мин яхшы укырга тырышам: начар билге алсам, беренче укытучым Хафизова Нәсимә Сәйделнас кызын борчырмын, дим. Аның күпме тырышлыгы юкка чыгар төсле.
Октябрь аенда мәктәптә безне зурлар арасына кабул итү булды. 5-6 нчы сыйныф укучылары "Уңыш" бәйрәмендә ярыштылар. "Уңыш капчыгын" тутырганда, без урманнарга, басуларга, елгаларга, бакчаларга "кердек", мәкальләр төзедек, табышмакларга җаваплар эзләдек, җырладык, биедек, шигырьләр сөйләдек, эстафетада катнаштык. Мәктәп бакчасында яз, җәй, көз буе куйган хезмәт җимешләреннән әзерләнгән тәм-томнар белән сыйландык.
Бәйрәм безгә бик ошады. Аны күңелле итеп алып барган биология укытучысы Салихова Фәйрүзә Рафис кызына һәм 8 нче сыйныф укучылары Регина, Ләйлә, Адиләгә зур рәхмәт.
Һәр ел фасылының үз төсе һәм исе бар. Көз алтын да, шыксыз да, яңгырларга, көзге яфракларга һәм чәчәкләргә бай... Ә иң мөһиме, көз сүзе белән янәшә өч кадерле сүз тора: Икмәк, Уңыш, Хезмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев