САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Беренчеләр Хәрәкәте»нең җирле бүлекчәсе Сарман районында да булачак

Мәгълүм булганча, һәр эштә һәм башлангычта бердәмлек кирәк. Кире очракта, борынгы риваятьтәге кебек, себеркенең берәм-берәм чыбыкларын бик җиңел сындырачаклар. Бердәмлеккә исә кечкенә яшьтән үк өндәргә, өйрәтә башларга кирәк.

Илебездә моның өчен шактый көч куела. Узган елны исә Россия Президенты Владимир Путинга балаларның үзләреннән аларны берләштерә торган Хәрәкәт булдыру буенча тәкъдим кергән иде. Озак та үтмәде, «Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәте турында» Федераль закон чыгарылды. Тавыш бирү юлы белән бик күп исемнәр арасыннан сайлаганнан соң, «Беренчеләр Хәрәкәте» («Движение Первых») дигәненә тукталдылар. Декабрьдә Хәрәкәтнең I Съезды оештырылды.
Хәзерге вакытта «Беренчеләр Хәрәкәте» Гомумроссия балалар һәм яшьләрнең иҗтимагый-дәүләт хәрәкәтенең командаларын формалаштыру буенча эш бара. Иң элек һәр төбәктә җирле бүлекчәләр булдырылачак. Хәрәкәтнең остазлары һәм белгечләре командасы составына керергә теләүче 17 яшьтән өлкәнрәк булган катнашучылар «Кадрлар резервы» дип исемләнгән конкурс аша үтәләр.
Сарман районыннан да анда катнашу өчен гариза бирүчеләр булган. Тугыз этаптан торган конкурсның хәзерге вакытка бишенчесе – дистанцион этабы бара. Безнекеләрдән анда калган бердәнбер катнашучы – Сарман урта мәктәбенең оештыручы-педагогы Эльвира Кәлимуллина. Аның белән әңгәмәне район газетасының 31 март саныннан укый алачаксыз.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X