САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Бердәм Россия” партиясе Конференциясе үтте 

.

“Бердәм Россия” сәяси партиясенең Сарман җирле бүлекчәсе бүген XXVIII Конференциясен үткәрде. Аның эшендә район башлыгы – партиянең җирле бүлекчәсе Секретаре Фәрит Хөснуллин, VI чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты Геннадий Глушков катнаштылар. Көн тәртибендә алты сорау каралды. Җирле бүлекчәнең 2016-2021 еллардагы эшчәнлеге турында партиянең җирле бүлекчәсе башкаручы секретаре Айназ Сафина сөйләде. Аннан бүлекчәнең контроль комиссиясе рәисе Айдар Нариманов, Политсовет члены Лилия Шәрипова, бүлекчә Секретаре урынбасары Гүзәл Гәрәева чыгыш ясадылар. Конференциядә катнашучы делегатлар Җирле политсоветның яңа составын, контроль комиссиясе әгъзаларын һәм партиянең Татарстан региональ бүлекчәсе Конференциясенә делегатлар сайладылар.

Альбина Сабирова язмасы hәм фотолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев