САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

БДИга үзгәрешләр кертелә

Быел Бердәм дәүләт имтиханында чираттагы үзгәреш­ләр пәйда булачак. Мәгълүматны анализлауны, шулай ук мәсьәләне төрле ысуллар белән чишүне таләп иткән биремнәр күбрәк булачак.

Рособрнадзор башлыгы Анзор Музаев әйтүенчә, 2022 елда математика буенча имтиханда кайбер гади биремнәр катлаулыракларына алыш­тырылачак. Имтиханны, пандемиягә кадәрге чорда ничек үткәрелгән булса, шулай үткәрү күздә тотыла. «2020 елда вузга керүчеләр генә БДИ тапшырды, калган укучыларга аттестация нәтиҗәләре буенча аттестат тапшырылды. Ә 2021 елда вузга керергә планлаштырмаучылар элеккечә – дәүләт чыгарылыш имтиханын бирде», – дип искә төшереп үткән ул.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев