САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Башкалада Бөтенроссия балалар китабы атналыгы башлана

28 марттан 5 апрельгә кадәр Казанда, Роберт Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсендә, Бөтенроссия балалар китабы атналыгы үтәчәк. Бу — балалар арасында укуны популярлаштыруга юнәлдерелгән иң масштаблы мәгърифәтчелек акцияләренең берсе, дип яза «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.

Татарстан өчен бу вакыйга аерым әһәмияткә ия. Төбәктә балалар китабы атналыгы беренче тапкыр 1946 елның 26 мартында үткәрелгән. Агымдагы елда программа Россия Президенты Владимир Путин игълан иткән Россия халыклары бердәмлеге елына, шулай ук күренекле шагыйрә Агния Бартоның 120 еллыгына багышлана.

Акциядә балалар язучылары һәм шагыйрьләре белән иҗади очрашулар көтелә. Алар арасында Рифат Сәлах, Ленар Шәех, Олеся Феоктистова һәм Вера Хәмидуллина бар. Катнашучылар авторлар белән аралашырга, сорауларын бирергә мөмкинлек алачак.

Китапханә кунаклары өчен шулай ук классик һәм заманча балалар әдәбиятына багышланган тематик китап күргәзмәләре әзерләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев