САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Башланды

Быел табигать һәр нәрсәне ашыктыра. Язы да иртәрәк килеп, кыр-бакча эшләре дә иртәрәк башланды. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең производство-маркетинг бүлеге начальнигы И.Салиховның хәбәр итүенчә, район басуларында игеннәрне тәрбияләү эше төгәлләнгән. Чүп үләннәренә каршы - 90500, авыруларга каршы - 16200, зарарлы бөҗәкләргә каршы 44 мең гектар мәйдан эшкәртелгән. Шушы көннәрдә...

Быел табигать һәр нәрсәне ашыктыра. Язы да иртәрәк килеп, кыр-бакча эшләре дә иртәрәк башланды. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең производство-маркетинг бүлеге начальнигы И.Салиховның хәбәр итүенчә, район басуларында игеннәрне тәрбияләү эше төгәлләнгән. Чүп үләннәренә каршы - 90500, авыруларга каршы - 16200, зарарлы бөҗәкләргә каршы 44 мең гектар мәйдан эшкәртелгән. Шушы көннәрдә район игенчеләре урып-җыюга да керештеләр. Басуларга иң элек "Туган як" агрофирмасы хезмәтчәннәре чыктылар, алар 80 гектар мәйданда игеннәрне суктырдылар. Ә район буенча 700 гектар тирәсе мәйданда игеннәр теземнәргә салынды. "Нөркәй" агрофирмасы басуларында борчак өлгереп килә. Шулай ук районда терлек азыгы әзерләү дәвам итә. Күпьеллык үләннәрне чабуның беренче каты төгәлләнде, диярлек. Берьеллык үләннәрне сенажга салу бара. Барлыгы 35150 тонна сенаж, 7200 тонна печән, 140 тонна яфрак азык әзерләнде. Бу шәхси хуҗалыклардагы малларны кертмичә. Шулай итеп, районда бер баш шартлы терлеккә 14 центнердан артык азык берәмлеге әзерләнде. Бу күрсәткечләр буенча район республикада - беренче унлыкта. 25 нче августка урып-җыю эшләрен төгәлләү бурычы куелды.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев