Район Башкарма комитеты каршындагы мәйданчыкта башланган бәйрәм чаралары Үзәк ял паркында дәвам итте.
Илебез азатлыгы өчен башларын салганнар истәлегенә салынган һәйкәл янында иң элек митинг үткәрелде. Сарман һәм Мөслим районнары буенча хәрби комиссар Дашгын Гасанов райондашларны бәйрәм белән тәбрикләп, Бөек Җиңүнең әһәмиятен, һәлак булганнарның халык хәтерендә мәңге яшәячәген билгеләп үтте. Алар һәм тыныч тормышта бакыйлыкка күчкән батырлар истәлегенә бер минутлык тынлык игълан ителде, залп бирелде. Алар истәлегенә куелган һәйкәл итәгенә, рәхмәт һәм хөрмәт йөзеннән, район җитәкчелеге, оешма-предприятие вәкилләре, аерым кешеләр тәкыялар һәм чәчәкләр салдылар истәлеккә фотога төштеләр.
Нет комментариев