Район үзәгендәге Ял паркында Бөек Җиңүнең 81 еллыгы уңаеннан уздырылган митингтан соң, бәйрәмнең иң күңелле өлеше башланды.
Сәхнәдән районыбызның сәнгать осталары башкаруында матур-матур җырлар яңгырады, биюләр башкарылды. Паркта спорт ярышлары, мастер-класслар үткәрелде, район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре «Истәлек тактасы» дигән акция уздырдылар. Биредә шулай ук ретромашиналар белән якыннанрак танышырга, үз-үзеңне ГТО нормативларын тапшыру буенча да сынап карарга мөмкин иде.
Нет комментариев