САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Аждаһа елы райондашларыбыз күңелендә нинди истәлекләр калдырды?

Аждаһа елы районыбыз өчен мөһим вакыйгаларга бай булды.

Ә райондашларыбызга ул нинди шатлык-куанычлар бүләк итте, кай ягы белән истәлекле булды? Без берничә кешегә шушы сорауны бирдек.

Ләйсән Мәүләвиева, Сарман авылы:
– Быелгы ел безнең гаилә өчен чын мәгънәсендә түгәрәк даталар елы булды, дип әйтергә дә мөмкин. Әнүзә әнием 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Шәрифҗан әтием белән бергә яши башлауларына 50 ел тулды. Үз әниемнең дә түгәрәк датасын – 65 яшьлек юбилеен билгеләп үттек. Тормыш иптәшем Алмазга – 45, кызыбыз Амелиягә – 15, улыбыз Тамерланга 10 яшь тулды. Бүгенге көндә барыбыз да имин һәм исән-сау. Гомумән, ел безнең өчен әйбәт һәм тыныч үтте, шатлык-куанычларыбыз да шактый булды. Тормыш иптәшемнең абыйсы Айрат өчен генә борчылып торабыз. Ул махсус операциядә хезмәт итә. Аллаһка шөкер, шалтыратып тора. Күптән түгел райондашларыбыздан чираттагы гуманитар йөк килүен хәбәр итте, зур рәхмәт белдерде.

Резедә Габделгазизова, Сарман авылы:
– Быел кече улым Илдан мәктәпне алтын медальгә тәмамлап, үзе теләгән уку йортына – Казан федераль университетының бюджет урынына укырга керде. Ул яңа технологияләрне үзләштерәчәк. Олы улым Илнар юристлыкка укыды, быел магистратураны бетерде, үз белгечлеге буенча эшли башлады. Балаларымның тормышта югалып калмавы, үзләре теләгән уку йортларында укуы – минем өчен зур сөенеч. Барлык әниләргә дә балалар куанычын күрергә насыйп булсын. Әниемә исә 75 яшь тулды. Ул гомер буе районның архив бүлеген җитәкләде. Аны юбилее белән район җитәкчелеге тәбрикләде, без дә иң изге теләкләребезне җиткердек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев