САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Азалакта шахмат зонасы актив эшли

.

    Мәктәбебездә шахмат зонасы булдырганнан соң, спортның бу төре белән кызыксынучы укучыларыбыз күбәйгәннән-күбәя бара", - ди Азалак мәктәбе укытучылары.

   Бу уенда иң мөһиме - фикерләү сәләте, игътибарлылык һәм яхшы хәтер. Шулай ук, бу киң таралган акыл уены, зирәклек, исәпләү, уйлый белү сәләтеннән тыш, физик яктан чыдамлылык та таләп итә. Моның өчен Азалак мәктәбендә барлык шартлар да тудырылган. Һәр класс шахмат такталары белән тәэмин ителгән. Бүген укучылар арасында шахмат-шашка ярышы уздырып алганнар. Хәбәр итүләренчә, балалар барысы да бик актив уйнаганнар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев