Ат елын эшләп башлаганнар илексазлылар
Илексаз авылы халкы бердәмлеге белән элек-электән аерылып тора.
"Секундына 23 метр тизлектәге җил, күз күреме 500 метрлы буран булуга карамастан, ниятләгән өмәбезне тормышка ашырдык, Аллаһка шөкер! Түбән оч бүәсенең байтак өлешен агачлардан чистартуга ирештек. Җеннең үзе дә бардыр монда, дип үтә торган идек чытырманлыктан. Җәй җитсә, төлке оясына әйләнә торган бүә ярлары ачылып китте. Эшләсәң - эш карышмый, ике олы күч чыбык-чабык яндырырга ясап, өеп куйдык, әллә нихәтле утынлык агач түмәрләре булды. Үзебез эшлибез, үзебез сөйләшәбез. "Их, теге газ булмаган чакларда булса мондагы агач! " - дибез.
Иртән торуга суынган өеннән, сәләмә киеме белән агач чанасын тартып, әрәмәгә тал чыбыгы җыярга төшеп киткән әби-бабайларны жәллибез. Ул чактагы нужалы тормыш яр буйларында агачка да үсәргә ирек бирмәгән шул, бүәләре дә тирән сулы, колач ярып, су керерлек булган! Хәзерге дөньябызга шөкер итеп эшләдек, моторлы бензопычкылар выжт-выжт итеп кенә тордылар. Безнең Илексаз халкына эш фронтын күрсәтеп кенә тор, момент җыелалар да эшләп тә аталар. Ашап-эчеп, күпме ятарга була диванда, саф һавада шаярта-көлдерә эшләүгә җитәме соң!
Тагы да җыелырбыз әле, диеп таралыштык. Өстән таш яумаганда, буран гына безгә нипачум! Ат елын ат кебек эштән башладык, авылдашлар👍🤝барыгызны да Яңа еллар белән котлыйм, исән сау булыйк, бердәм булыйк ! ✊✊✊🤝🤝🤝💥", - дип язып куйган авыл төркеменә актив авылдашларының берсе Розалия Ризатдинова.
Илексаз авылы халкы бердәмлеге белән элек-электән аерылып тора, киләчәктә дә эшләрендә уңыш юлдаш булсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев