Реклама
Җәмгыять
Апрель аена халык сынамышлары
.
- Апрель артык җылы булса, май салкын, җилле булыр.
- Апрельнең бишесендә Хозыр-Ильяс камчы селти.
- Апрельнең алтысында торна кычкырса, ел яхшы килә.
- Апрель яңгырлы булса, гөмбә уңар.
- Ай башында яшен яшьнәсә, җәй җылы килер һәм чикләвек мулдан булыр.
- Апрельдә көндез кызу, төнлә салкынча булса, җылы җәй юрыйлар.
- Ай ахырында төннәр йолдызлы булса, уңыш уңар. Шулай ук айның соңгы ун көнендә яңгырлар яуса да, ел уңдырышлы булыр.
- Апрельдә каен суы күп акса, җәй яңгырлы килер.
- Апрельдә карлыгачлар килмәсә, салкын язга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев