САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Анак һәм Яхшыбай авыллары Юлбарыс елына аяк бастылар +ВИДЕО

.


Яңа ел бәйрәмнәре Иске Кәшер авыл җирлегенең ике авылында – Анак белән Яхшыбайда ике көнгә сузылды. Беренче көнне Кыш бабай белән Кар кызы, Юлбарыс әлеге авылларда яшәүче һәм төрле сәбәпләр аркасында Яхшыбай авыл клубында үтәчәк Чыршы бәйрәменә чыга алмаучы кешеләрне өйләренә йөреп котладылар, аларга бүләкләр тараттылар. 
Икенче бәйрәм югарыда билгеләп үткән клубта дәвам итте. Иң элек тамашачылар ил һәм республика башлыкларының төрле еллардагы котлауларын тыңлап киттеләр, авыл клубы тарафыннан әзерләнгән һәм Яхшыбай тарихы турында видеоязмалар карадылар. Аннан соң Убырлы карчык кереп, кызыклы уеннар оештырды. Кыш бабай белән Кар кызы да озак көттермәделәр, балаларның чыгышларын тыңлап киттеләр, аларга һәм конкурс җиңүчеләренә бүләкләр тапшырдылар. Авылның фермерлары – Габдуллиннар гаиләсе дә балаларга бүләкләр әзерләделәр, лотереяга да өлеш керттеләр. Анда төрле призлар уйнатылды. Яңа ел кичәсе күңелле дискотека белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев