САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ана капиталына – 10 ел!

Нәкъ ун ел элек - 2007 ел башында - Пенсия фонды ана капиталы сертификатларын бирә башлады. Шул чордан башлап аның күләме 250 мең сумнан 453 мең сумга җитте. Ун ел эчендә сертификатка 200 мең ( район буенча 1927) татарстан гаиләсе лаек булды. Гаиләләрнең яртысыннан артыгы әлеге акчаларны тулысы белән файдаланды....

Нәкъ ун ел элек - 2007 ел башында - Пенсия фонды ана капиталы сертификатларын бирә башлады. Шул чордан башлап аның күләме 250 мең сумнан 453 мең сумга җитте.

Ун ел эчендә сертификатка 200 мең ( район буенча 1927) татарстан гаиләсе лаек булды. Гаиләләрнең яртысыннан артыгы әлеге акчаларны тулысы белән файдаланды. Ана капиталыннан файдаланмаган 80% гаилә аны ничек кулланасын белә инде.

Элегрәк ана капиталыннан өч юнәлештә файдаланырга: торак шартларын яхшыртуга, балаларны укытуга тотарга һәм ананың булачак пенсиясенең тупланма өлешенә күчеререргә була иде. Узган ел тагын бер юнәлеш - инвалид балаларны җәмгыятькә социаль яктан яраклаштыру мөмкинлеге өстәлде. Пенсия фонды ана капиталыннан бер тапкыр түләнүче акчаларны дүрт тапкыр түләде: 2009 - 2010 елларда 12 шәр мең сум, 2015 елда - 20 мең сум, 2016 елда - 25 мең сум.

Ана капиталы акчаларын куллану мөмкинлегенә ун ел эчендә зур үзгәрешләр кертелмәсә дә программага даими рәвештә төзәтмәләр кертелеп торды. Моның иң төп максаты - гаиләләргә сертификат алуны һәм ана капиталы акчаларын алуны максималь рәвештә гадиләштерү. Шул ук вакытта ана капиталы сертификаты ияләрен урлашулардан саклап калу өчен бик күп эшләнде.

Ана капиталын куллануның иң популяры булып һаман да торак шартларын яхшырту кала. Программа эшли башлаганнан алып 160 мең татарстанлы (район буенча 1768) ана капиталы сертификаты акчаларын кулланып торак шартларын яхшыртты. Шуның эченнән 140 мең (район буенча 1533) гаилә әлеге акчалар белән торак кредитын капласа, 21 мең (район буенча 235) гаилә торак шартларын кредит алмыйча гына яхшыртты.

Пенсия фонды акчаларны балаларны укыту өчен тотарга 9 мең ( район буенча 73) гаиләдән, ананын пенсиясенең тупланма өлешенә күчерергә 47 гаиләдән гариза кабул иткән.

Иң мөһиме, сертификат алырга, соңыннан кулланырга гаризаны Пенсия фонды сайтында урнашкан шәхси кабинет аша бирергә мөмкин.

Пенсия фонды исегезгә төшерә, ана капиталы программасына керергә россиялеләрнең ике ел вакытлары бар әле, ягъни сертификат алырга хокук бирүче бала 2018 елның 31 декабренә кадәр туарга яки уллыкка алынырга тиеш. Шул ук вакытта сертификатны алу һәм аны куллану вакыты чикләнмәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев