САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Алтын куллы, батыр, матур әти һәркемгә кирәк

Бала тәрбияләүдә әти кешенең роле турында күп сөйләнә. Ул, янәшәсенә утыртып, үгет-нәсыйхәт укуда түгел, ә бергәләп шөгыльләнү - хезмәт, спорт һәм башка күнекмәләрдә үтемлерәк була. Сарманның «Кояшкай» балалар бакчасында моңа зур игътибар бирелә. Биредә үрнәк эшләрне башкалар да күрерлек итәргә тырышалар. Уртанчылар төркеме тәрбиячеләре Фәнисә Гыйләҗева һәм Эльмира Сабитова үзенчәлекле...

Бала тәрбияләүдә әти кешенең роле турында күп сөйләнә. Ул, янәшәсенә утыртып, үгет-нәсыйхәт укуда түгел, ә бергәләп шөгыльләнү - хезмәт, спорт һәм башка күнекмәләрдә үтемлерәк була. Сарманның «Кояшкай» балалар бакчасында моңа зур игътибар бирелә. Биредә үрнәк эшләрне башкалар да күрерлек итәргә тырышалар. Уртанчылар төркеме тәрбиячеләре Фәнисә Гыйләҗева һәм Эльмира Сабитова үзенчәлекле күргәзмә оештырганнар. Фотоларда тасвирланган мизгелләрдә - әлеге төркемнең әтиләре тәрбия «эшендә» һәм балалар.
"Әтиебез Айнур, эштән арып кайтса да, безнең белән куышлы уйнарга да, "машиналар йөртергә"дә, әнигә аш бүлмәсендә ярдәм итәргә дә иренми. Төнгә исә безгә әкият укымый калмый, - диләр Әмир белән Кәрим Ризатдиновлар. - Ә бүген исә без борау белән эшләргә өйрәнәбез".
"Минем әтием Рәмис - иң әйбәте, ул минем өчен герой, иптәш. Без аның белән уйнарга, шаярырга, сәяхәт итәргә яратабыз. Кирәк вакытта ул минем "атыма" да әверелә", - ди бәләкәй Илдан.
"Һич тиңнәр юк әтиебезгә,
Яшибез шуңа сөенеп.
Бәхет белән үсәбез без,
Кочагына сыенып", - диләр Русланның кызлары Ләйлә һәм Азалия Гыйззәтуллиналар.
"Һәр малай яшьтән үк
Спорт белән дус булсын,
Көчләре ташып торсын,
Беләкләре нык булсын. Мин - шундыйларның берсе", - ди Адель Гарифуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев