Җәлилнең иң сәләтле оешма хезмәткәрләре ачыкланды
Узган атнада Җәлил мәдәният сараенда «Талантлар фестивале» дип исемләнгән үзешчән сәнгать смотр-конкурсы оештырылды. Ул поселокның оешма-учреждениеләре коллективларын һәм артистларын берләштерде.
Чара герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуга багышланды. Анда Җәлил картлар һәм инвалидлар интернат-йорты хезмәткәрләре дә уңышлы чыгыш ясадылар.
– Быел бик яхшы әзерләндек. Ничек бердәм итеп кабатлауларга йөргәннәрен күрсәгез икән! Нәтиҗәдә безнең вокаль ансамбль үз төркемендә җиңеп чыкты, «Вәхшәт» дип исемләнгән театральләштерелгән күренеш тә беренче урынга лаек дип табылды. Шигырьне палата шәфкать туташы Алсу Шәрәфетдинова укыды. Сакчы булып эшләүче Резедә Вәлиева хатын-кызлар арасында «Вокал» номинациясендә икенче урынга лаек булды. Үзем тәрбиячебез Рим Касыймов белән биедем, безнең дуэт та «Хореография» номинациясендә икенче урынны алды.
Әлбәттә, бар номинацияләрдә дә беренче урынга өметләнгән идек. Ярар, алга таба җиңү тәме тагын да татлырак булыр, – диде интернат-йортның мәдәни чаралар оештыручы Диләрә Никулаева.
Башка урыннарга килгәндә, ир-атлар арасында «Вокал» номинациясендә Җәлил гимназиясе укытучысы Фәнүс Шәяхмәтовка «Милли гореф-гадәтләрне саклаган өчен» дигән махсус приз бирелде. Хатын-кызлар арасында бу төркемдә поселокның беренче санлы урта мәктәбеннән Фәнүзә Соловьевага тиңнәр булмады, аның хезмәттәше Ләйсән Гәрәйшина өченче урында урнашты.
Вокаль ансамбльләр арасында шул ук мәктәптән Эльмира Шакирова белән Флүзә Шәйхетдинова дуэты – икенче, «Теремкәй» балалар бакчасының «Шатлык» ансамбле өченче булдылар. «Иҗатта ихласлык өчен» дип исемләнгән махсус приз икенче санлы урта мәктәпнең Гүзәл Бариева-Сәетгәрәева, Регина Ихсанова, Регина Гыйльфанова составындагы коллективка тапшырылды.
«Хореография» номинациясендә «Каенкай» балалар бакчасы белән беренче санлы мәктәп коллективлары беренче урынны бүлештеләр. Җәлил гимназиясе коллективы өченче урынны алды. «Җиңүгә омтылыш өчен» призы белән икенче санлы мәктәп бүләкләнде.
«Нәфис сүз» остасы булып «Теремкәй» балалар бакчасы тәрбиячесе Миләүшә Габидуллина танылды. Поселокның икенче урынны алган икенче санлы мәктәбеннән Регина Ихсанова аннан чак кына калышты. Җәлил гимназиясеннән Алия Афзалова «пьедестал»ның өченче баскычына менде. «Әкият» балалар бакчасыннан Ленуза Аитова белән беренче санлы мәктәптән Фәнүзә Соловьева «Автор иҗаты» номинациясенең махсус приз ияләре булдылар.
«Музыка коралларында уен» номинациясендә ике урын билгеләнде. Беренчесендә икенче санлы мәктәпнең кашыкчылар ансамбле урнашты. Икенче урында – гимназиянең фольклор ансамбле.
«Театральләштерелгән күренеш»тә, югарыда телгә алынган интернат-йорт коллективыннан тыш, беренче урынга гимназия коллективы да лаек дип табылды. Икенче урынны – икенче санлы мәктәп («Минем әтием» күренеше), өченче урынны «Кызыл калфак» балалар бакчасы («Кызлар» дип исемләнгән күренеш) коллективлары алдылар.
Һәр номер үзенчәлеклелеге, ихласлыгы һәм югары әзерлек дәрәҗәсе белән аерылып торды, ә тамашачылар уңай тәэсирләр алдылар.
«Талантлар фестивале» иҗади сәләтләрне күрсәтү мәйданчыгы гына түгел, шулай ук мәдәни гореф-гадәтләрне һәм бөек якташыбыз истәлеген барлаучы мөһим вакыйгага әверелде. Мондый чаралар поселок халкын берләштерә, үзешчән сәнгатьнең үсешенә булышлык итә.
Марат Вәлиев фотолары
Илназ Сираев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев