САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Җәлилдә ТР атказанган укытучысы А. К. Алимов истәлегенә шахмат турниры узды

Остаз истәлеге хөрмәтенә шахмат буенча турнир.

Халыкара сәламәтлек көне алдыннан  Җәлил бистәсенең Шахмат клубында бистәнең башлангыч сыйныф укучылары командалары арасында Татарстанның атказанган укытучысы Әлимов Әнвәр Касыйм улы истәлегенә тәүге тапкыр шахмат турниры уздырылды. Турнир икенче санлы Җәлил урта мәктәбе администрациясе инициативасы белән оештырылды. Әнвәр ага бөтен гомерен шушы мәктәптә укучыларга белем һәм тәрбия бирүгә, аларда спортка, сәламәт яшәү рәвешенә кызыксыну уятуга биргән кеше. Мәктәптә генә микән?! Ул – бистәдә олы спортка нигез салучы, җаны-тәне белән аңа хезмәт итүче. Турнирның башлану тантанасына килгән һәркем бүген шул турыда искә алды. Алар барысы да Әнвәр аганың укучылары, бүген аның эшен дәвам итүчеләр: Татарстан Республикасының атказанган тренеры Щербаков Виктор Алексеевич, “Батыр” спорткомплексы директоры Галиәхмәтов Айдар Илдар улы,  бокс буенча тренер Нуриев Ильяс Абдулла улы, физик тәрбия укытучылары, тәҗрибәле тренерлар Ихсанов Эдуард Рафис улы, Тимергалин Рөстәм Хәмит улы,  тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Талибуллин  Рамил Кәтиф улы.

    Кунаклар остазларының күпкырлы талант иясе булуын ассызыкладылар. Ул гаҗәеп тынгысыз тормыш белән яшәгән. Спорт ярышлары, бәйрәмнәр оештыру, укыту өстенә өздереп гармунда уйнаган, газеталарның актив хәбәрчесе булган, уартачылык белән мавыккан, гомумән, яшьнәргә, яшәргә омтылган, башкаларны да үз артыннан иярткән.

    Укытучылар, остазлар елында оештырылган  бу акыл, спорт һәм хәтер бәйрәмендә   4 нче в сыйныфы укучысы Афзалетдинов Рәсил башкарган җыр музыкага, туган телебезгә мөкиббән шәхеснең рухына бер дога булып барып ирешсен иде.  

       Кунакларның хатирәләрен, баш судья Геннадий Сергеевич Зыковның таләпләрен тыңлаганнан соң, уен башланып китте. Турнирда өч мәктәптән дүрт уенчыны берләштергән 8 команда катнашты.  3 сәгатькә сузылган мавыктыргыч уен  ахырында  шәхси беренчелек һәм командалар арасында урыннар билгеләнде. Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды. Командалар исә кыйммәтле призга ия булды.

       Хәтер – мәңгелек. Кеше хатирәләр белән яши. Истәлекләр безне үткәнгә алып кайта, киләчәккә күпер салып куя ала. Әнвәр Касыйм улы Әлимов исеме дә үткәнне бүгенге белән бәйләде. Киләчәк буын да бистә тарихында тирән эз калдырган мондый шәхесләрне онытмаска тиеш.   Мөгаллимнәр үлмиләр, алар укучылары күңелендә мәңге яши...

ФОТОРЕПОРТАЖ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев