САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җәлилдә яшь педагоглар слеты узды

Бүген Җәлил поселогының беренче санлы урта мәктәбендә яшь укытучылар өчен семинар үткәрелде.

Аның эшендә район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, мәгариф бүлеге начальнигы Гөлназ Исмәгыйлова, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Руслан Гыйльфанов катнаштылар һәм чыгыш ясадылар. Иң элек чара кунакларын мәктәп директоры Гөлнара Латыйфуллина сәламләде. Музыкаль бүләктән соң яшь педагогларны укытучылар сафына кабул иттеләр һәм “Педагог булырга 100 сәбәп” дип аталган серле тартма тапшырдылар. Аннан семинарда катнашучылар мәктәпнең музеенда булдылар, “Орлята России”, яшьармиячеләр, волонтерлар чыгышларын карадылар. “Үсеш ноктасы”на нигезләнеп ясалган химия, биология, география кабинетларында булдылар. Информатика дәресләренең мөмкинлекләре белән таныштылар. Актлар залында узган педагогик технологияләр фестивалендә остаз укытучылар яшь педагогларга һөнәр серләрен ачтылар, мастер-класслар үткәрделәр. Семинар Гаилә елына багышланган чара белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев