САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җәлил укучылары Тукай телендә сөйләштеләр

2 санлы Җәлил урта мәктәбендә бистә мәктәпләренең ветеран татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашында түгәрәк өстәл - очрашу оештырылды.

Аны мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Чулпан Шәйдуллина Клара Булатованың шигыре белән башлап җибәрде. Аннан эстафетаны укучылар дәвам иттеләр. Шигырь укучылар конкурсы җиңүчеләре остаз укытучылар - Римма Салих кызы, Розалия Рәис кызы Шәрәфетдинова, Сиринә Мәхмүт кызы, Рухия Фәхразый кызы алдында да имтихан тоттылар, бөек Тукай иҗатына булган хөрмәтләрен күрсәттеләр. Аннан очрашу хатирәләрне барлау, эш тәҗрибәсе белән уртаклашу, булган проблемаларны чишү юлларын уртага салып сөйләшү форматында дәвам итте һәм күңелдә бик җылы тәэсир калдырды. Кунакларыбызның һәркайсы - озак еллар балаларда туган телебезгә, әдәбиятыбызга, тарихыбызга кызыксыну уятырга омтылган, милли үзаң тәрбияләүгә зур көч куйган хөрмәтле остазларыбыз. Аларны күрә алу, тыңлау зур куаныч булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев