Актив абунәчебез Даимә Кәлимуллина җиңү яулады
Җәмгыять

Актив абунәчебез Даимә Кәлимуллина җиңү яулады

Даимә апаның кечкенәдән шофер буласы килә, чөнки ул бик нык техника ярата. Мәктәп тәмамлаганнан соң, хыялын тормышка ашыру максатыннан, Түбән Кама училищесына кран йөртүче һөнәрен үзләштерергә китә.

- Әмма мине автокранга эшкә алмадылар. Хезмәт юлымда хисапчы булып та, саклык банкында да эшләргә туры килде. Аннан Таҗикстанга китеп, төзелешкә урнаштым. Анда 11 ел яшәп кайттык. Шул якта туган башкорт егете Салават белән гаилә кордык, өч бала тәрбияләдек. Алар барысы да Төмән шәһәрендә төпләнеп калдылар. Ел да балаларга кунакка барабыз, үзләре дә кайтып торалар. Үзебезнең якларга кайткач, туган авылым Каранда 10 ел мәдәният йорты директоры булып эшләдем, читтән торып ял иттерү педагогы белгечлеге буенча югары белем алдым. 

41 яшьтә, ДОСААФта укып, машина йөртү хокукына ия булдым. Ул чакта машинабыз да юк иде. Руль артында йөрисе килү теләгем бик көчле булды. Без укыган чакта Мосаллия апа да эшли иде әле, төпле белем алдык. Беренче машинаны тормыш иптәшемнең абыйсы бирде. Бу 2001 ел иде, - диде ул.

2003 елда район үзәк хастаханәсе баш табибының хуҗалык эшләре буенча урынбасары булып эшли башлый. Аннан хезмәт саклау буенча инженер вазифаларын да башкара. Пенсиягә чыккач, эшләми, чөнки берничә операция кичерергә туры килә аңа. Хәзер гаиләсе белән Сарманда яши.

Даимә

- Бу бәйгедә икенче тапкыр катнашам. Миңа машинада йөрү бик ошый. Кәефсезләнсәм дә, руль артына утырам да, музыка кабызып, урманнарны, чишмә буйларын урап кайтам. Шуннан күңелләр күтәрелеп, тынычланып китәм, - диде җиңүче ханым.


Нет комментариев