Аграр көллият көрәшчеләре җиңү белән кайттылар
Спорт

Аграр көллият көрәшчеләре җиңү белән кайттылар

.

28 гыйнвар көнне Казанда югары һәм урта һөнәри белем алучы аграр өлкә студентлары арасында көрәш буенча республика ярышлары үтте. Анда безнең Сарман аграр көллияте укучылары да катнаштылар.

- Бик уңышлы чыгыш ясадылар егетләр. Ирек Миңнехуҗин 60 килограммлы үлчәү авырлыгында 1 урынны яулады. Шул ук категориядә Илвир Сәхапов өченче булды. Данил Джунусов 90 килограмм авырлыкта көрәште һәм өченче урынга чыкты, - ди көрәшче егетләрнең тренерлары Алмаз Миңнехуҗин. 

Без райондашларыбызны җиңүләре белән тәбрик итәбез һәм киләчәктә дә уңышлар телибез.


Нет комментариев