САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Аҗаган-2019” район уенчылары өчен җиңүләргә бай булды

30 апрель көнне Җәлил поселогында үткәрелгән “Аҗаган-2019” хәрби-спорт уеннарында район командасы II урынны алган иде.

Ул аерым төр ярышларда да үзен яхшы әзерлекле итеп күрсәтте, тагын өч ярышта - Россия тарихына багышланган, сафта йөрү буенча – I, хәрби комплект кию бәйгесендә I урынны яулады. Гомумән, “Аҗаган-2019” җиңүләргә бай булды. Команда уенчылары шәхси беренчелекләр буенча да сынатмадылар. Даниял Минкаһиров 60 метрга йөгерүдә – I, Рәмзил Сабирҗанов – II, Айнур Бәшәров III урынны яуладылар. Даниял йөзүдә дә иң җитезләрдән берсе итеп танытты - мактаулы II урынны яулауга иреште. Бу төр ярышта Илиза Сафиуллина исә – I, Юлия Попова II урынны алдылар. Илиза 1 километрга йөгерүдә дә беренчелекне бирмәде, ә идәннән күтәрелү кебек көч гимнастикасында II урынны яулады. Ә турникта күтәрелү буенча Рәмзил Сабирҗанов – I, Артур Сафиуллин - II урында. Уенчыларыбыз автомат макетын җыюда да иң осталары булып чыкты. Артур Бәшәров – I, Артур Сафиуллин – II, Айнур Бәшәров III урынны яуладылар.
Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев