90 яшен тутырган Римма апа юбилеен үзе алып барды
Карамалы авылында гомер итүче Ибраһимова Римма Зыятдин кызына бүген 90 яшь тулды.
Сәламәтлек саклау өлкәсе ветеранын олуг юбилее белән район Советы аппараты җитәкчесе Юлия Исмәгыйлова тәбрикләде, изге теләкләрен җиткереп, район башлыгы Фәрит Хөснуллинның Котлау хатын, чәчәк бәйләме һәм истәлек бүләкләре тапшырды. “Шәфкать” үзәге директоры Ландыш Мөхлисуллина, үзәк белгече Гөлчәчәк Хафизова, Александровка авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Гөлнара Әхмәдишина, авыл китапханәчесе Гөлүзә Әхәтова, балалары, оныклары, туганнары, авылдашлары, күршеләре дә сихәтлек, озын гомер, кадер-хөрмәт теләделәр.
Римма апага үз яшен һич тә биреп булмый әле. Ул дин сабаклары алган, матур чәчәкләр үстерә, бәйли, күп итеп китап укый. Җор телле ветеран юбилеена килгән авылдашлары белән үзе таныштырып, һәркайсы турында хөрмәт сүзләрен дә әйтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев