САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

4-11 сентябрьгә йолдызнамә

.

Кучкар (21 март - 20 апрель)
Перспективалы очрашулар көтә. Сәяхәт итәр, яңа төрле һөнәр үзләштерү өчен кулай вакыт. Берьюлы берничә куян ату мөмкинлегеннән дә файдаланып калырга тырышыгыз.

Үгезбозау  (21 апрель - 20 май)
Оптимист булуыгызның уңай якларын үзегез дә бик яхшы беләсез. Шуның нәтиҗәсендә сез теш үтмәслек мәсьәләләрне дә җиңеп чыгарсыз. Дошманыгыздан да файда алу мөмкинлеге бар. 

Игезәкләр (21 май - 21 июнь) 
Үҗәтлегегез нәтиҗәсендә кешеләрне көнләштерерлек уңышларга ирешерсез, матди хәлегезне җайларсыз. Мәхәббәт өлкәсендә дә хәлләрегез зарланырлык түгел. Ләкин мактанмагыз, күз тидермәгәйләре.

Кысла (22 июнь - 22 июль) 
Кыслалар бу атнада үз алларына куелган бөтен бурычларны да үтәр, киләчәккә яңа планнар корыр. Кыслаларның сизгерлеге буталчык мәсьәләләрне дә чишәргә ярдәм итәр. 

Арыслан (23 июль - 23 август) 
Арысланнарның күңеле нечкәргән мәле. Аларның дус-ишләренә, якыннарына гел яхшылык кына эшләп торасы килү теләге артканнан артыр. Ләкин кеше сүзен түгел, йөрәгегезне тыңлагыз. 

Кыз 24 август - 23 сентябрь 
Кызларда гаделлек урнаштыру, гаеплеләргә “җәза” бирү теләге шундый көчле ки, кемнең дөрес, кемнең гаепле икәнен ачыклап тормыйча гына мөһим карарлар кабул итәргә мөмкиннәр. 

Үлчәү (24 сентябрь - 23 октябрь) 
Бу - Үлчәүләр өчен дөрес нәтиҗә ясау атнасы. Эмоцияләргә һәм “барыбер үз дигәнемне итәм” дигән эгоист теләкләргә таянып эш итүегез бик үк күңелле тәмамланмаска да мөмкин. 

Чаян (24 октябрь - 22 ноябрь) 
Чаяннар күңел ашкынуының сәбәбен аңлый алмый аптырарлар. Шәхси тормышларына үзгәрешләр кертәсе килү теләге туар... һәм үзгәрешләр чынлап та көтелә... 

Укчы (23 ноябрь - 21 декабрь) 
Укчыларның уенда гел эш тә, эш. Мәхәббәт өлкәсендә эшләр тукталып тору аларның аз гына да эчләрен пошырмый. Сөйгәнегезгә игътибарлырак булыгыз, ди йолдызлар.

Кәҗәмөгез (22 декабрь - 20 январь) 
Кәҗәмөгезләрнең кәефсез чагы. Шул сәбәпле тормыш иптәшләре белән дә аралары суынып китәргә мөмкин. Кеше арасына чыгу, аралашу урынына алар үз эчләренә бикләнүне кулайрак күрә һәм... ялгышалар. 

Сукояр (21 январь - 18 февраль) 
Сукоярлар өчен бу атнада йолдызлар бик күп үзгәрешләр әзерли. Аларның уңай да, тискәре дә булуы ихтимал. Кайсы якның өстенлек алуы Сукоярларның үзләреннән тора. 

Балык (19 февраль - 20 март) 
Эшегез җырлап бара! Тормыштан ямь һәм тәм табып яшәүнең бик яхшы нәтиҗәләргә китерүен аңлаган Балыклар кирәкмәгәнгә борчылмаска тырыша һәм бик дөрес эшли. Уйламаган җирдән кергән акча күптән хыялланган әйберне сатып алу мөмкинлеге бирәчәк. 

Фото: ru.freepik.com

Тулырак: https://shahrikazan.ru/news/goroskopp/esegez-yrlap-bara-4-11-sentiabrga-ioldyznama

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев