САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

3 декабрь – Халыкара инвалидлар көне уңаеннан район башлыгы Фәрит Хөснуллинның мөрәҗәгате

Халыкара инвалидлар көне бар дөньяда ел саен 3 декабрьдә билгеләп үтелә.

Аның максаты – иҗтимагый тормышның барлык өлкәләрендә инвалидларның хокукларын яклау, аларның проблемаларына киң җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итү.

Бу көн Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль Ассамблеясенең 1992 елның 14 октябрь Резолюциясе нигезендә расланган.

Мөмкинлекләре чикләнгән булса да, инвалидларның күпчелеге язмыш сынауларына баш имичә, сокланырлык ихтыяр көче, сабырлык һәм тырышлык белән авырлыкларны җиңеп яши.

1-10 декабрь көннәрендә республикада, шул исәптән безнең районда да, традицион инвалидлар декадасы уза. Бу – мөмкинлекләре чикле кеше проблемаларын хәл кылу, әлеге эшкә киң җәмәгатьчелекне җәлеп итү, шулай ук яңа проектларга старт бирү өчен бер форсат.

Хөрмәтле райондашлар! Янәшәбездәге физик мөмкинлекләре  чикле булган кешеләргә ярдәм кулы сузыйк, җан җылысын кызганмыйк. Аларга безнең тарафтан игътибар, еш кына гап-гади аралашу кирәк.

Хәйрия кылу һәм шәфкатьлелек хисе шушы бер көн белән генә чикләнмәс, ул дәвамлы булыр, безнең күңелләрдән китмәс, дигән өметтә калам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев