Тормыш итү ул озын сәфәргә чыгуга тиң, ә адәм баласы анда юлчы ролен үти. Кемгә күпме чакрым үтәргә, кайда тукталыш ясарга — анысын бары тик Аллаһ Тәгалә Үзе генә хәл итә.
Яшәүнең мәгънәсен тырыш хезмәттә, күңел киңлегендә, игелекле балалар, миһербанлы оныклар тәрбияләүдә күргәннәр гомернең дә озынына, бәхетлесенә лаектыр, мөгаен. Әлмәт авылында яшәүче Харисова Ләйлә Гайнетдин кызын да Раббыбыз кадер-хөрмәт тулы тормыш юлы белән бүләкләгән. Күптән түгел якыннары белән ул 90 яшен билгеләп үтте.
1936 елның 10 сентябрендә туган ул. Сеңлесе Лиюзә белән кечкенәдән бер-берсенә — иптәш, әниләренә сердәшче булып үсәләр. Кызларның өлкәненә җиде яшьләр чамасында әтиләрен сугышка алалар.
- Әткәй шул китүдән кабат кайтмады. Безнең абыйлар да — әтинең туганнары Низаметдин белән Хөсәен дә яу кырында ятып калдылар. Әткәй киткәннән соң, мин укырга кердем. Ул чакта әби дә исән иде әле, - дип искә алды балачагын Ләйлә апа.
Туган авылларында башлангыч сыйныфларны тәмамлаган укучылар дүртенче класстан җиденчегә кадәр Рангазар мәктәбенә барып укып йөриләр.

Интернатта яшәп укыдык. Гамәлгә ярый торган кеше булгач, амбарга эшкә төшә башладык. Мине үлчәүгә куйдылар. Авыр йөкләрне күтәрешергә кирәк булганда, олы-олы абыйлар булышалар иде. Шуннан бирле эш башлаган кеше инде мин. Аллаһка шөкер, бер эштән дә калмадык. Ул чөгендер басулары үзәккә үтте. Башларны тишеп, күзләрне чыгара язып эшләдек аны, - дип, хезмәт башлаган вакытларын да барлады Ләйлә апа.
Бер тапкыр урман кисәргә җибәрәләр үзләрен. Тик агач белән эшләргә туры килми анда. “Октябрь бәйрәмендә киткән идек, май аенда гына кайттык. Тулай торакта яшәдек. Көн саен берәр километр юл себертә иделәр”, - диде ул.
Хәер, ачлык дигәннәре белән бик интекми гаилә. Әниләре дә бик тырыш була. Сыерын, сарыгын асрый, кош-кортын да үстерә, кызларын да хезмәткә өйрәтә. “Аллаһка шөкер, бервакытта да ач булмадык без, кешенекенә кагылмадык. Әнкәйнең туганнары да ярдәм иттеләр, бик әйбәт булдылар. Бергә-бергә укмашып яшәдек. Бабай сарыклар асрарга землянка казып бирде. Әллә нинди ач кешеләр булды бит, аларын да күрдек”, - дип дәвам итте сүзен ветеран.
Хәзер генә авыр яшәмәгәннәр кебек тоела инде аңа. Гәрчә кул хезмәте таләп иткән еллар ул чор балаларын ныклыкка да, сабырлыкка да сыный. Тормыш зарланмаска өйрәткән аларны. Сабырлыкның төбе сары алтын, дип, юкка әйтмәгән халык.
Авылдашы Рәис абый белән гаилә корып, биш балага гомер бүләк иткәннәр. Тормыш иптәше белән танышкан чакларын да искә төшерде Ләйлә апа. Күпме генә эшләсәләр дә, яшь-җилкенчәк йөрәге үзенекен итә бит инде ул. Авыр хезмәттән соң, кызларның кичке уеннарга да чыгасылары, күңел ачасылары килә.
- Үсә төшкәч, безгә дә дәрт керә башлады. Егетләр дә берәм-берәм армиядән кайта башладылар. Минем артымнан йөрүчеләр күп булды. Көннәрдән-беркөнне Рәис кайтып төште. Армия хезмәте үткән егетләр матуррак та була бит инде алар. Хәтәр иде бит ул. Бер кыз белән йөргән җиреннән кинәт минем арттан йөри башлады бу. Бераз очрашканнан соң, өйләнешергә булдык. Кияүгә чыккан көнемне хәтерлим әле. Атка утырып кайттык. Наҗия апа кыз җиңгәсе иде. Каенана гына коры, усал булды. Аның белән 25 ел бер йортта яшәдек. 96 яшендә бакыйлыкка күчте, хөрмәтләп озаттык. Үземнең килен белән яшәвемә дә 43 ел тулды. Аллаһка шөкер, улларым да, киленнәрем дә, кызым белән киявем дә бик әйбәт булдылар, йөзгә кызыллык китермәделәр, - диде.
Биемәнкәйләренең сүзләренә кушылып: “Каенанасы явыз булганга, әнкәй безгә бик әйбәт булды, барыбызны да кызы кебек якын күрде, беребезне дә аермады”, - диделәр киленнәре. Үзләре дә “әнкәй” дип өзелеп торалар алар. 13 оныгы, 23 оныкчыгы өчен дә Ләйлә апа — яраткан, кадерле әби.
- Озак яшәүнең сере нәрсәдә соң? — дип кызыксындым, гадәттәгечә.
- Хезмәттәдер, мөгаен. Гомер буе колхозда эшләдем. Сарыклар, тавыклар карадым, бер эштән дә курыкмадым. Үзебез мичкә ягып, суын җылытып, бар нәрсәне кул белән башкардык. Кирәк булса, котельняга да яктык. Аның өстенә җидешәр гектар чөгендерен дә бирделәр. Балаларның да үзәкләренә үтте инде ул. 50 яшемдә пенсиягә чыктым, аннан соң да тагын өч ел эшләдем әле, - диде хезмәт ветераны.
Элеккеләр кул эшләренә дә өлгергәннәр бит. Ул да йон да эрләгән, оекбаш-бияләй бәйләп, балаларын, оныкларын сөендергән. Хәзер эшләтмиләр аны. Балаларына, онык-оныкчыкларына саулык, бәхет теләп, догасын кыла Ана. Изге теләк теләп, аларны каршы ала, озатып кала. Дин турында укырга ярата ул. Әле дә булса күзлексез газета-журналлар укый. Үзе оптимист, позитив, уен-көлке белән сөйләшә.
Ләйлә апага карап:
“Иртүк торып, битен юган,
Кем уяткан Ләйләне?
Уятмаган, үзе торган,
Бүген аның бәйрәме”, - дип көйлисе килде. Иң матур күлмәге белән затлы камзулын киеп, ап-ак яулыгын бәйләп, иртәдән кунаклар көткән ул. Янында йөгереп йөргән кызы, киленнәре, сөеп кенә торган уллары, кияве дә шатлык бүлешкәннәр. Алар өчен дә әниләренең юбилее олы бәйрәм, зур тантана булды. Самими, эчкерсез күңелле, шат йөзле, тапкыр телле юбиляр өчен без дә сөендек, аңа карап сокландык. Аллаһ Тәгалә алдагы гомерләрен дә бәрәкәтле һәм хәерле кылса иде.

Олуг юбилее белән Ләйлә Гайнетдин кызын район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде, сихәтлек, озын гомер, кадер-хөрмәт теләп, Рәхмәт хаты, истәлек бүләкләре, чәчәк бәйләме тапшырды. Юбиляр авылдашы — озак еллар Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе начальнигы булып эшләгән, бүгенге көндә Рәсәй Федерациясе Дәүләт Думасына депутат булып сайланган Җәүдәт Салихов, Әлмәт авыл җирлеге башлыгы Данияр Газизов, “Шәфкать” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Ландыш Мөхлисуллина, авыл ветераннар советы рәисе Хәмит Рамазановтан да бәйрәм котлаулары кабул итте.
Нет комментариев