2039 елда Татарстанда берьюлы ике Корбан бәйрәмен билгеләп үтәчәкләр
Җәмгыять

2039 елда Татарстанда берьюлы ике Корбан бәйрәмен билгеләп үтәчәкләр

2039 елда Татарстан мөселманнары, шул исәптән Сарман районында яшәүчеләр, изге Корбан бәйрәмен бер календарь елында ике тапкыр билгеләп үтәчәк.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, мондый сәбәп календарь системаларының аермасына бәйле: ислам ай календаре гадәти кояш календареннән якынча 11 көнгә кыскарак, шуңа күрә төп дини бәйрәмнәрнең даталары ел саен күчә. Нәтиҗәдә, 2039 елда Зөлхиҗә аеның унынчы көне ел башына һәм ахырына туры киләчәк — якынча 6 гыйнварга һәм 26 декабрьгә.

Искәртеп үтәбез, Татарстанда Корбан бәйрәме рәсми бәйрәм һәм ял көне булып санала. Тантаналарның төгәл датасын ел саен башта республика Мөселманнарының диния нәзарәте билгели, аннары ул ТР Раисе указы белән раслана.

 


Нет комментариев