Сарман яңалыклары

"Сарман" газетасы - Сарман районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

12 августта Татарстанда яшен һәм +26 градус җылы булачак

«Татар-информ» МА хәбәр иткәнчә, 12 августта Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы саклана. Республиканың кайбер районнарында кыска вакытлы яңгыр явып, яшен булуы ихтимал.

Сарман районында бүген төнлә явым-төшем көтелми:

  •   Төнлә: һава температурасы +8…+12 градус тәшкил итәчәк.
  •   Көндез һәм кич белән: урыны белән явым-төшем булырга мөмкин, көндез һава +23…+26 градуска кадәр җылыначак.
  •  Җил: көньяк, көньяк-көнбатыштан секундына 5–10 метр тизлектә исәчәк, көндез һәм кич белән җилнең тизлеге секундына 14 метрга кадәр көчәюе ихтимал.

Республика буенча гомуми прогнозга килгәндә, төнлә термометр баганалары +8…+13 градус, ә көндез +21…+26 градус күрсәтәчәк. Көндез һәм кич белән урыны белән җилнең тизлеге секундына 15 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Рәсем ясалма интеллект ярдәмендә генерацияләнде

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев