Районда юллар салу, ремонтлау буенча программалар эшли
Юллар - тормыш артериясе, дияргә яратабыз без. Ә ул артерия өзлексез эшләгәндә генә, ягъни юллартөзек, тоткарлыксыз булганда гына тормышыбыз, эшләребез көйле бара. Соңгы вакытларда район үзәгендә дә, авылларда да бу юнәлештә үзгә бер җанлылык сизелә. Бүгенге көндә юлларда нәрсәләр башкарылуы турында сөйләвен сорап, без район Башкарма комитетының инфрастурктур үсеш бүлеге...
Юллар - тормыш артериясе, дияргә яратабыз без. Ә ул артерия өзлексез эшләгәндә генә, ягъни юллартөзек, тоткарлыксыз булганда гына тормышыбыз, эшләребез көйле бара. Соңгы вакытларда район үзәгендә дә, авылларда да бу юнәлештә үзгә бер җанлылык сизелә.
Бүгенге көндә юлларда нәрсәләр башкарылуы турында сөйләвен сорап, без район Башкарма комитетының инфрастурктур үсеш бүлеге начальнигы Айрат Гайфетдиновка мөрәҗәгать иттек.
- Районда юллар салу, ремонтлау буенча берничә программа эшли. Бүген эшләр «Торак пунктлардагы асфальт-бетон юл-урам челтәрен ремонтлау» һәм «Торак пунктларның юл-урам челтәрен норматив хәлгә китерү» программаларына нигезләнеп алып барыла. Июнь башына башкарылганнарны карасак, беренче программа буенча Сарманның Терешкова, К.Маркс урамнарына асфальт салынды, Төзүчеләр урамындагы 4нче йортның, Исхаки урамында 1нче йортның ишек алларына түшәлде. Аларда 7,5 миллионнан артык сумлык эшләр башкарылды. Аэропортка килү юлы асфальтланды, биредә 2441,791 сум үзләштерелде. Алда исә төзелә торган табиблык амбулаториясенә бару юлын, Җәлил бистәсендә берничә ишек алдын, җәяүлеләр юлын асфальтлау бурычы тора.
Икенче программага караган юлларда вак таш җәелә. Моның өчен барлыгы 20 миллион сум акча каралып, эшләр Сарманның Гагарин урамыннан М.Җәлил урамына чыгу тыкрыгында, Ленин урамының 59,61, 65,16 йортлары ишек алларында, С.Рәфыйков урамында башкарылды. Петровка Завод авылының - Декабристлар, Мостафинның - Октябрь һәм Овражная урамнарында, Яңа Әхмәт авылының М.Җәлил урамында эшләр тулысынча төгәлләнде. Янурыста 8 Март урамында таш түшәләчәк. Ләшәү Тамакта фельдшер-акушерлык пунктына бару юлын, Түбән Чыршылыда Горький урамын тиешле хәлгә китерү планга салынды. Эшләрне Азнакайның «Татнефтедор» җәмгыяте башкара.
Сарманның Ленин урамында да күләмле эшләр башкарыла. Биредә юлга асфальт җәеләчәк. Хәзер иске бордюрларны алып, яңаларын урнаштыру бара. Барлыгы 13100 мең сумлык эшләр планлаштырылган, аларны «Автострой» җәмгыяте алып бара.Сарманны әйләнеп уза торган юлда да эш дәвам иттереләчәк. Анда быел 50 миллион сумлык эш башкару күздә тотыла. Биредә Азнакайның «Татнефтедор» җәмгыяте эшли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев