Мортыштамакта фельдшер-акушерлык пунктына нигез салынды
Узган атнада Мортыштамак авылында республика программасы буенча төзеләчәк фельдшер-акушерлык пунктына нигез салу төгәлләнде. "Инде материалларга заказ бирелде, алар кайтуга, бинасын салуга керешәчәкбез", - диде авыл җирлеге башлыгы Мәҗит Әхмәтгәрәев. Фельдшер-акушерлык пунктын быел ук файдалануга тапшыру күздә тотыла. Республика программасы буенча Петровка Завод авылында да фельдшер-акушерлык пункты төзү планга кертелгән иде....
Узган атнада Мортыштамак авылында республика программасы буенча төзеләчәк фельдшер-акушерлык пунктына нигез салу төгәлләнде. "Инде материалларга заказ бирелде, алар кайтуга, бинасын салуга керешәчәкбез", - диде авыл җирлеге башлыгы Мәҗит Әхмәтгәрәев. Фельдшер-акушерлык пунктын быел ук файдалануга тапшыру күздә тотыла.
Республика программасы буенча Петровка Завод авылында да фельдшер-акушерлык пункты төзү планга кертелгән иде. Бүгенге көндә пункт өчен участок әзерләнгән, материаллар әзерләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев