САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ОБЩЕСТВО

Президент ветеринария, нәсел эше идарәсе, кулланучылар кооперациясенә машиналар тапшырды

Ведомстволарга УАЗ базасында прицеплы 48 авто шасси, 23 “Лада Гранта” һәм “Лада Ларгус”, 17 автолавка машинасы ачкычы бирелде.

(Казан, 14 март, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Авыл хуҗалыгы министрлыгы каршындагы мәйданда ветеринария идарәсе, нәсел эше һәм кулланучылар кооперациясе оешмаларына автомобиль ачкычлары тапшырды.

Республиканың баш ветеринария идарәсенә караган һәр муниципаль райондагы, шулай ук республиканың ветеринария берләшмәләренә УАЗ базасында прицеплы 48 авто шасси, терлекчелектә нәсел эше орлыкчылык идарәсе баш дәүләт идарәсенең ведомство учреждениеләренә 23 “Лада Гранта” һәм “Лада Ларгус”, Кулланучылар кооперациясе оешмасы союзы учреждениеләренә 17 автолавка машинасы ачкычы бирделәр.

“Бүген республиканың өч ведомствосына махсус эш машинасы ачкычлары тапшырабыз. Авылларда бер миллионга якын кеше яши. Бүген республикада җитештерелә торган барлык азык-төлекнең 50 процентын шәхси хуҗалыклар бирә. Билгеле бу тырышлыклар, аерым алганда ветеринария һәм нәсел эше, орлыкчылык идарәсе тарафыннан саклау, ярдәм табарга тиеш. Шулай ук халкы аз булган 500дән артык авылга продукцияне сатуга алып бару, сәүдә оештыру өчен дә автолавкалар эше бәхәссез", – диде Президент.

Реклама

Рөстәм Миңнеханов ведомстволарга эш машиналары бирү алга таба да дәвам итәчәген искәртте.

“Бу юнәлешне безгә алга таба да үстерәчәкбез, чөнки авыл җирендә безнең кебек кешеләр яши. Алар да район үзәкләре, шәһәрләрдәге кебек шартларга мохтаҗ. Әлеге адым авылларда хезмәт күрсәтү сыйфатын арттыруга җитди җитди йогынты ясар. Яхшы эш сезгә, эшләрегез уңай булсын”, – диде Президент.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X