Сарман яңалыклары

"Сарман" газетасы - Сарман районы

18+
Рус Тат
Сәламәтлек саклау

«Текә» тормыш кыйбатка төшәме?

Яшүсмерләрнең бер өлеше алкоголь, сигарет, наркотиклар белән «экспериментлар ясауга» гаеп дип тә карамый, киресенчә, моны модада дип саный.

Наркотикларга каршы көрәш турында утырышларда гомуми җыелып сөйләшсәк, бу юнәлештә планлы эш һәр тармакта бара. Комиссия рәисе – район башлыгы Фәрит Хөснуллин әлеге сорауны һәрвакыт шәхси контролендә тота. Сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният, яшьләр эшләре структураларының хокук саклау органнары белән һәрвакыт тыгыз элемтәдә торулары, хезмәттәшлек итүләренең нәтиҗәсе дә бар.

– Районга наркотик матдәләр Яр Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама, Зәй, Азнакай, Бөгелмә кебек якын-тирәдә урнашкан шәһәрләрдән тарала. Өстенлек иткән төрләре дә билгеле. Гомумән алганда, районда наркотикларны таратучылар түгел, аны кулланучылар бар. Әлеге ситуациядә игътибарны хезмәт күрсәтүче территорияләргә килеп кергән каналларга юнәлтергә кирәк. Законсыз рәвештә наркотик матдәләр белән эш итүчеләрне ачыклау һәм аларны җинаять җаваплылыгына тарту дәвам итә. Район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре шул юнәлештә эшлиләр. Җәйге айларда авыл җирлекләре башлыклары белән берлектә “Мәк” операциясе үткәрелә, кыргый үләннәр үскән җирләрне юк итү буенча эш алып барыла, – диде, район Советының утырышлар залында узган наркотикларга каршы комиссиянең чираттагы утырышында чыгыш ясап, эчке эшләр бүлегенең полиция начальнигы вазифаларын башкаручы Айрат Могыйнов. 

Агымдагы елның икенче кварталында бүлек хезмәткәрләре тарафыннан наркотик матдәләр саклауның ике законсыз очрагы ачыкланган. Болар буенча җинаять эше ачылган. Аларның берсе судка җибәрелсә, икенчесе буенча тикшерү бара. Административ практика линиясе буенча отчет чорына 4 беркетмә төзелгән. Узган ел аларның саны унау булган. 

Медицина өлкәсенә кагылышы булмаган юнәлештә наркотик матдәләр кулланган өчен, район буенча 29 кеше профилактик исәпкә алынган. Агымдагы елда бу уңайдан җаваплылыкка тартылганнар теркәлмәгән. 

Мәктәпләрдә, яшьләр һәм яшүсмерләр арасында үткәрелгән профилактик чараларга район Башкарма комитетының бүлек начальниклары да тукталдылар.

– “Наркотикларсыз тормыш” республика акциясенә безнең район яшьләре дә кушылдылар. Алар белән берлектә төрле спорт һәм күңел ачу чаралары үткәрелде. ФОРПОСТ үзәге активистлары “Без наркотикларга каршы” дип исемләнгән урам акциясе уздырдылар, наркоманияне профилактикалауга багышланган буклетлар, листовкалар тараттылар. Алар һәркемне, шул исәптән яшьләрне, актив тормыш позициясе алырга, сәламәтлекләрен сакларга өндәделәр, тормышны үзләренә сайлау мөмкинлеге барлыгын тагын бер кат аңлаттылар, авырлыклар алдында тез чүкмәскә, кыю, тәвәккәл булырга, авыр вакытларда “Ышаныч телефоннары”ннан файдаланырга киңәш иттеләр. Шулай ук әти-әниләргә юнәлдерелгән буклетлар да таратылды. Аларда балаларга ярдәм, алар белән профилактик аңлату турында язылган иде. Әлеге акция наркотикларга каршы көрәшкә игътибарны тагын да арттырырга ярдәм итә, – диде яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Руслан Гыйльфанов. 

Белем бирү учреждениеләрендә даими рәвештә мәктәп яшендәге балалар һәм яшьләр белән наркотик матдәләр куллануны профилактикалау буенча ел дәвамында төрле күләмле эшләр башкарыла. Наркотикларга каршы көрәш темасына багышланган кинофильмнар, видеороликлар күрсәтү дә еш оештырыла. 

– Алкоголь, наркотиклар һәм башка психоактив матдәләр куллану – кешелек дөньясы каршында иң куркыныч афәт. Россиядә наркотиклардан ел саен сигез меңләп кеше бу якты дөнья белән хушлаша. Ә иң аянычы: наркомания яшәрә бара. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматларына караганда, наркотиклар кулланучы яшүсмерләрнең саны гына да 4 миллионга җиткән, аларның бер миллионы исә наркотикларга бәйлелектән иза чигә. Яшүсмерләрнең бер өлеше алкоголь, сигарет, наркотиклар белән “экспериментлар ясауга” гаеп дип тә карамый, киресенчә, моны “текә” тормыш күрсәткече дип саный. Балигъ булмаганнарны никотинлы продукция, кальян һәм башка шундый җайланмалар тартуга җәлеп иткән өчен штрафны арттыручы закон да үз көченә керде. Әлеге афәт белән көрәшүчеләр өчен закон уңай якка үзгәреш бирер, дип ышанабыз.

Районның мәктәп яны һәм хезмәт лагерьларында ял итүче балалар өчен тематик әңгәмәләр һәм лекторийлар үтте. Алар наркотикларны куллануны кисәтү проблемаларына, сәламәт һәм куркынычсыз яшәү культурасын формалаштыруга багышланган иде. Наркотикларга каршы республика проектын тормышка ашыру буенча районда “Мөстәкыйль балалар” (“СМС-дети”) берләшмәсе эшли. Алар Җәлил беренче һәм икенче санлы, Сарман, Петровский Завод урта мәктәпләрендә булдырылган. Анда барлыгы 57 укучы тупланган. Проектта катнашучы укучылар балалар һәм өлкәннәр арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлтелгән “Үлем белән кайда сату итүләрен хәбәр ит” класс сәгатен, “Сәламәт бул! Бие!” флешмобын уздырдылар. Мәктәп яны лагерьларында спортка мәхәббәт уяту, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлтелгән “Наркотикларга – юк! Спортка – әйе!” исемле спорт ярышлары узды. Анда ял итүчеләрнең барысы да бик теләп катнашты. Район планы нигезендә мәктәпләрдә “Бу дөнья нинди матур!” һәм “Наркотикларсыз тормыш” рәсем һәм плакатлар конкурслары узды. Волонтерлар район халкына буклетлар тараттылар. 

Укучылар медицина хезмәткәрләре белән очрашып, сәламәт яшәү рәвешен алып баруга юнәлдерелгән чыгышлар тыңлыйлар. Лагерьда ял итүче укучыларыбыз китапханәләрдә экскурсия вакытында “Без сәламәт яшәү рәвеше яклы” исемле китап күргәзмәсе белән дә таныштылар, – диде үз чыгышында мәгариф бүлеге начальнигы Гөлшат Идрисова.

Барлык уздырылган чаралар да “Сарман: иң яңа хәбәрләр” төркемендә, мәгариф бүлегенең, мәктәпләрнең сайтларында һәм социаль челтәрләрдә яктыртылып барыла.  

Авыл җирлекләрендә дә эш планга салынган. Петровский Завод җирлеге башлыгы Рәсим Нуртдинов утырышта чыгыш ясап, башкарылган профилактик чараларга тукталды. 

– Җирдән файдаланучылар, шул исәптән фермер хуҗалыгы җитәкчеләре белән составында наркотик матдәләр катнашкан кыргый үләннәрне үстермәү, юк итү турында аңлату эшләре алып барабыз, аның өчен административ җаваплылык каралганын кисәтәбез. Шуны ук җирле халыкка да җиткерәбез, игъланнар тактасына, ватсап төркеменә мәгълүмат урнаштырабыз, белешмәлекләр таратабыз. Халык җыеннары вакытында да профилактик сөйләшүләр була. Авылларның хуҗасыз ихаталарында, чүплек урыннарында киндер үләне үскән очраклар күзәтелде. Аларны вакытында юк итү, чабу, яндыру чаралары күрелә. Мәдәният, мәгариф учреждениеләрендә төрле профилактик чаралар үткәрелә. Мәктәп укучылары “Луч”, “Мөстәкыйль балалар” (“СМС-дети”) берләшмәләрендә активлык күрсәтәләр. Алар тематик буклетлар таратуда, түгәрәк өстәлләр оештыруда, бәйгеләр үткәргәндә башлап йөриләр, – диде ул. 

Кеше тормышын, киләчәген, язмышын сындырырга, юкка чыгарырга сәләтле афәт белән көрәшүдән беркем дә читтә калмасын иде. Иң куркынычы – битарафлык күрсәтү. Үлем белән кайда сату итүләрен ишетсәгез, белсәгез, күрсәгез, кичекмәстән эчке эшләр органнарына хәбәр итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев