Районда өстәл теннисы буенча ярышлар үтте
Кичә Сарман гимназиясе базасында өстәл теннисы буенча ачык район беренчелеге уздырылды.
Анда 22 егет, 3 хатын-кыз катнашты. Нәтиҗәдә кызлар арасында беренчелекне Алсу Хөснетдинова алды. Икенче урында - Энҗе Хөсәенова, өченчедә - Айназ Сафина. Ир--егетләр арасында беренчелек - Айрат Дольскийда. Айрат Гәрәйханов - икенче, Тимур Хөснетдинов өченче урынны алды.
Альбина Сабирова язмасы
Илгизәр Гаделшин фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев