19 май көнне «БЕРДЭМ РОССИЯ» партиясенең «Ныклы гаилә» федераль проекты кысаларында Иске Минзәләбаш авылында бәйрәм уткәрелде.
Бәйрәм спорт ярышы формасында оештырылды. Гаиләләр командаларга бүленеп, үзләренең сәламәт, җитез, көчле, дус-тату булуларын исбатлап, төрле спорт ярышларында көч сынаштылар. Чарада концерт номерлары да булды.
Ярышта катнашучыларга грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Нет комментариев