САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Хәрби диңгез флоты гаскәрләре ветераннары хезмәт елларын искә алдылар

-

Бүген районыбызның хәрби диңгез флоты гаскәрләре ветераннары һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. 

Аларны истәлекле бәйрәмнәре белән район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде. 

– Бүгенге көндә районыбызда 300 дән артык хәрби диңгез флотында хезмәт иткән ветеран яши, тагын уннан артык егетебез шушы гаскәрләрдә хезмәт юлын үтә. Сез төрле тармакларда тырыш хезмәт куясыз, районыбыз тормышында актив катнашасыз, яшьләргә патриотик тәрбия бирүгә зур өлеш кертәсез, – диде ул һәм иң актив ветераннарга Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. 

Ветеран диңгезчеләрне шулай ук Татарстан Республикасы Хәрби комиссариатының район хәрби комиссары урынбасары Ленар Һадиуллин һәм ветеран диңгезчеләрнең райондагы төркеме җитәкчесе Мөнәвир Зыятдинов, башка гаскәрләрдә хезмәт итүче ветераннарыбыз тәбрикләде. Алар хөрмәтенә иң матур җырлар яңгырады. Арабыздан киткән длиңгезчеләр бер минутлык тынлык белән искә алынды. Алар истәлегенә куелган стелага тәкыялар салынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев