САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Халисә апа 72 яшенә кадәр хезмәт куйган

Күтәмәле авылында яшәүче Әхмәдишина Халисә Габделхәй кызына бүген 90 яшь тулды.

Күтәмәле авылында яшәүче Әхмәдишина Халисә Габделхәй кызына бүген 90 яшь тулды. Олуг юбилее белән ветеранны район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев тәбрикләде, изге теләкләр белән, район башлыгы Фәрит Хөснуллинның Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырды. Яңа Имән авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Гәрәев, җирлек һәм район Советы депутаты Альбина Сабирова, балалары, оныклары да юбилярга ныклы саулык, бәрәкәтле гомер теләделәр.
Халисә апа гомере буе колхозда эшләгән. Лаеклы ялга чыккач та, аны кабат эшкә чакырып алалар. 72 яшендә генә эштән туктый ул. Ул пешергән ипекәйләр, ризыклар белән авылда гына түгел, килгән кунаклар да бик теләп сыйланалар.
«Хезмәттәге батырлыгы өчен» медале иясе, 20 елдан артык авыл җирлеге советы депутаты була ул. «Социалистик ярыш җиңүчесе» күп тапкырлар фидакарь хезмәте өчен кыйммәтле бүләкләргә лаек була.

— Күзләрем начар күрә, әле һаман пешерер идем. Бервакытта да эшсез утыруны белмәдем, — ди ветеран.

Халисә апаның бертуганнары да озын гомер кичергәннәр. Үзенә дә кадер-хөрмәттә яшәүләр насыйп булсын әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев