САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

«Олимпийские надежды» лагереның быел соңгы сменасы ябылды

-

«Олимпийские надежды» балаларны савыктыру лагереның быел соңгы сменасы ябылды. Татарстанның төрле почмакларыннан 215 бала, 35е махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары ял иткәннәр һәм сәламәтләнгәннәр.

Лагерьны ябу тантанасында Сарман муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре,спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Руслан Гыйльфанов катнашты, анда ул балаларны лагерь сменасы тәмамлану белән котлады, каникулларның күңелле һәм файдалы дәвам итүен теләде һәм җәйге ялны оештыручыларга олы рәхмәтен җиткерде.

Тантананың йомгаклау өлеше булып, балаларга программаның төрле чараларында актив катнашкан өчен бүләкләр һәм грамоталар тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев