Ләкедә бриллиант туйлар үтә
Ләке авылында гомер итүче Демьян белән Федора Маловлар, Николай һәм Антонида Борисовлар өчен бүген - икеләтә бәйрәм.
Халыкара гаилә көнендә алар бриллиант туйларын билгеләп үтәләр. Истәлекле көннәре белән парларны Ләке авыл җирлеге башлыгы Лилия Шәрипова тәбрикләде, изге теләкләрен җиткереп, район башлыгы Фәрит Хөснуллинның Рәхмәт хатын һәм истәлек бүләген тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев