САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Гөлсинә апа 90 яшьтә дә кроссворд чишә

Бүген Петровка Завод авылында яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны Сабирҗанова Гөлсинә Миңнемөхәммәт кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Гөлсинә апа Әюп авылында туып-үсә. Ун яшеннән колхозда эшли башлый. 1957 елдан лаеклы ялга чыкканчы спиртзаводта хезмәт куя. Тормыш иптәше белән өч бала үстерә. Бүгенге көндә улы Мансур һәм килене Сәрия апа тәрбиясендә яши. Буш вакытларында Сәрия апа белән кроссвордлар чишәргә, газета укырга яраталар.
Гөлсинә апаны гомер бәйрәме белән район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев тәбрикләде, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән истәлекле бүләк тапшырды. Юбилярга котлау сүзләрен шулай ук район халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, “Шәфкать” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Гөлнара Хуҗина, Петровка Завод авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Эльвира Ульянова җиткерделәр.
Гөлсинә апа хакында тулырак газетабызның киләсе саннарының берсендә укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев